Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлылар «Моя страна — моя Россия» конкурсында катнаша ала

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2024 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә.

«Моя страна — моя Россия» XXI Бөтенроссия авторлык проектлары конкурсына старт алдагы көнне РФ Федераль Җыены Федерация Советында бирелде. Анда илнең барлык төбәкләрендә яшәүчеләр катнашып, үз шәһәрен үстерү буенча инициатива тәкъдим итә ала.

Конкурста катнашу төбәк һәм ил үсешенә шәхси өлеш кертергә, мәгълүмати ярдәм алырга, конкурстан соңгы озата бару кысаларында бушлай белем бирү программаларында булырга, Россиянең төрле төбәкләреннән фикердәшләр белән танышырга, шулай ук «Больше, чем путешествие» конкурсы партнерлары программасы буенча Россия буенча сәяхәткә сертификат алырга мөмкинлек бирә.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2024 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә оештыручылар.

2024 елгы конкурс һәм номинацияләр турында тулырак мәгълүмат проект сайтында урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев