Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлылар республика министрлыклары максатларын сайлау буенча онлайн-тавыш бирүдә катнаша ала

Сораштыру «ТР Дәүләт хезмәтләре» мобиль кушымтасында һәм Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталының «Сораштыру» бүлегендә уза. Ул 6 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасында 2024 елга республика министрлыклары максатларын сайлау буенча тавыш бирү дәвам итә. Анда 20 меңнән артык кеше катнашкан инде.

Проектка кертелгән министрлыклар арасында — Сәламәтлек саклау, Мәдәният, Мәгариф һәм фән, Хезмәт, Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, Спорт, Яшьләр эшләре министрлыклары. ТР Иҗтимагый палатасында хәбәр ителгәнчә, халыкны эшкә урнаштыру, яшүсмерләрнең вакытлыча мәшгульлеге, онкология авыруларын алдан ачыклау, сәламәтлек саклау һәм мәгариф тармакларын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре тавыш бирүдә аеруча зур кызыксыну уяткан.

Яшьләр сәясәте өлкәсендә гражданнарны балаларның җәйге ялы һәм аларны сәламәтләндерү, мәдәният өлкәсендә — балалар һәм яшьләр театр студияләренә ярдәм күрсәтү, мәктәп укучылары өчен төрле музейларга экскурсияләр оештыру кызыксындыра. Белгечләр формалаштырган бурычлардан тыш, татарстанлылар үз инициативаларын да тәкъдим итә ала.

Шулай итеп, 2024 елга һәр министрлык өчен 5-7 өстенлекле мәсьәлә билгеләнәчәк. Аларның үтәлешен эксперт һәм гражданнар контрольдә тотачак — хакимият органнары халык куйган бурычларны гамәлгә ашыруның барышы турында гражданнар алдында мәҗбүр хисап тотарга тиеш булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев