Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлыларны бу атнада яңгыр, яшен һәм көчле җил көтә

Ялларда 26 градуска кадәр җылы булачак.

Бу атнада Татарстан халкын яңгыр, яшен һәм көчле җил көтә. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Татарстан буенча чәршәмбе, 19 нчы июль төнендә термометр баганалары +12..+17 градуска кадәр төшәчәк, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Көндез һава +23..+28 градус кадәр җылыначак, яшен һәм секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә, дип яза «Татар-информ».

Пәнҗешәмбе, 20 июльдә, температура тагын бераз төшәчәк һәм төнлә +11..+16 градус булачак, көндез +20..+25 градуска кадәр булыр дип фаразлана. Урыны белән яңгыр һәм секундына 18 метрга кадәр җил көтелә.

Шундый ук һава торышы җомга һәм шимбә, 21 һәм 22 июльдә дә сакланачак. Көндез һава температурасы +21..+26 градус тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев