Татарстанлыларны көчле җил һәм яшен турында кисәттеләр
Кыска вакытлы яңгырлар фаразлана.
30 июньдә Татарстан метеорологлары республикада яшен һәм җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр көчәюен фаразлый. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итә.
Мондый һава торышы Татарстанның аерым районнарына кагылачак. Республиканың башка өлешләрендә болытлы һава торышы һәм бераз яңгыр көтелә. Җил уртача, секундына 11 метр тизлектә, урыны белән 20 метрга кадәр көчәюе ихтимал.
Төнлә термометр баганалары +12..+17 градус күрсәтәчәк, ә көндез һава температурасы +24..+29 градуска, республиканың көнчыгыш районнарында +33 градуска кадәр күтәрелүе көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев