Татарстанлыларны май аенда берьюлы берничә өстәмә ял көне көтә
1-3 май, шулай ук 8-10 май һәм 13 май ял көннәре булып санала.
Май аенда Татарстан халкын берьюлы берничә өстәмә ял көне көтә, дип яза Татар-информ.
«РФ Хезмәт кодексы нигезендә 1 май — Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 май — Җиңү көне — эшләми торган бәйрәм көннәре булачак. ТР Президенты Указы нигезендә, 2021 нче елның 13 нче маенда Ураза бәйрәме игълан ителгән һәм эшләми торган көн булып санала», — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
Шулай итеп, 1-3 май, шулай ук 8-10 май һәм 13 май ял көннәре булып санала. Майның беренче эш атнасы — дүрт көнгә, ә икенчесе өч көнгә кадәр кыскартылачак. Моннан тыш, 30 апрельдә һәм 12 майда эш көннәре бер сәгатькә кыскартылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев