Татарстанның баш кардиологы COVID-19ның йөрәк-кан тамырларына йогынтысы турында сөйли
Туры эфир 25 февральдә үтәчәк.
25 февральдә ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Зөлфия Ким коронавирусның йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләрнең сәламәтлегенә йогытысы турында сөйләячәк. Туры эфир Инстаграмда үтәчәк.
Ни өчен табиблар бу категория гражданнарны риск төркеменә кертә, үзеңне һәм якыннарыңны COVID-19ның организмга тискәре нәтиҗәсеннән ничек саклап калырга?
Бу сорауларга җавапларны татарстанлылар COVID-19 таратуга каршы тору буенча ТР Оператив штабы аккаунтында ишетә алачак. Онлайн трансляция 11:30 сәгатьтә башлана.
Эфирның темасы — «Прямо в сердце. Кардиолог о влиянии COVID-19 на сердце и сосуды». Әңгәмәнең модераторы — ТР Вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Эфир ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының CОVID-19 таратуга каршы тору буенча ТР Оператив штабы аккаунтларында узачак.
Трансляциягә сылтамалар:
https://instagram.com/stopcovid19.tatarstan
https://instagram.com/minzdravrt
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев