Татарстанның 5 000 тугызынчы сыйныф укучысы гадиләштерелгән схема буенча имтихан тапшыра алачак
Дүрт имтихан урынына укучыларга бары тик рус теле һәм математика тапшырырга кирәк булачак.
Татарстанда 5 000 тугызынчы сыйныф укучысы ОГЭны гадиләштереп тапшыру буенча федераль экспериментта катнаша алачак. Республика пилот проектына быел 11 башка регион белән беррәттән керде, дип яза «ТНВ».
Дүрт имтихан урынына укучыларга бары тик рус теле һәм математика тапшырырга кирәк булачак. Шуннан соң алар аттестат алып, Татарстанның 51 техникумындагы 40 бюджет белгечлегенең берсенә укырга керә алачак.
Проектта катнашу турында карарны 1 мартка кадәр кабул итәргә кирәк. Әгәр дә чыгарылыш укучысы ОГЭны гадиләштерелгән схема буенча тапшырып, аннары көллияткә бару уеннан кире кайтса, 10 нчы сыйныфка аны инде кабул итмәячәкләр.
Югары мәктәпкә күчү өчен гомуми тәртиптә ике өстәмә имтихан тапшырырга кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев