Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның юстиция министры 105 яшьлек алабугалыны котлады

Олы яшьтә булуына карамастан, ул күп укый, спорт белән шөгыльләнә һәм бакча үстерә.

Алабугада бүгенге көндә озын гомерле алты кеше яши. Алар барысы да 100 еллык чикне узган. Өлкәннәр ункөнлегендә аларга район һәм республика җитәкчелеге аеруча зур игътибар бирде.

Халыкара өлкәннәр көнендә Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм Алабуга районының финанс-бюджет палатасы рәисе Эльмира Садыйкова йөзяшәр алабугалыны — Клавдия Пустобаеваны котладылар. Быел Клавдия Михайловнага 105 яшь тулды.

Олы яшьтә булуына карамастан, Клавдия Михайловна күп укый, спорт белән шөгыльләнә һәм бакча үстерә. Аның өч баласы, оныклары, оныкларының балалары һәм ул балаларның да үз балалары бар.

Кичә Колосовка авылында яшәүче 100 яшьлек Федорова Пелагея Александровнаны Алабуга районы башлыгы урынбасары Роман Исланов котлады. 

Иң өлкән яшьтәге алабугалы — Шәрәфетдинова Галина Сәлах кызы. Аңа 107 яшь. Ул — Татарстанда иң өлкән яшьтәге хатын-кыз. 

Косинцева Надежда Ивановна сентябрьдә үзенең 102 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 

Гафуров Зиннәтдин һәм Конюхова Анна Ермиловнага — 101 яшь, ә Федорова Пелагея Александровнага — 100 яшь. 7 октябрьдә Бөек Ватан сугышында катнашкан Кирилл Тимряковка 99 яшь тула.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев