Татарстанның кайбер районнарында боз явачак
Республикада яшен көтелә.
Татарстанда 3 июнь кичендә һәм 4 июнь көнне көндез һава торышының начарлануын фаразлыйлар. Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, республикада яшен көтелә, ә кайбер районнарда хәтта боз да явачак, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Берникадәр вакытка төбәктә җил дә көчәя. Аның тизлеге 4-5 июньдә 15-18 метр тәшкил итәчәк, урыны белән 22 метрга кадәр җитәчәге фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев