Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татьяна Голикова бала табу өчен «иң дөрес» яшьне атады

Ул шулай ук хатын-кызның чын репродуктив яше кыска булуына игътибарны юнәлтте.

24 яшькә кадәр — бала тудыру өчен нәкъ менә «иң дөрес һәм репродуктив» вакыт. Бу хакта Россия вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр итте һәм россиялеләрнең уртача 26 яшьтә бала табуын искәртте, дип яза «Татар-информ».

Ул шулай ук хатын-кызның чын репродуктив яше кыска булуына игътибарны юнәлтте. Шул ук вакытта, Россия хатын-кызларын башка илләрдәге хатын-кызлар белән чагыштырганда, безнең ил лидерлар рәтендә. Чагыштыру өчен: чит илдә бала тудыруның уртача яше 31 яшь, дип яза РИА Новости.

Исегезгә төшерәбез, 2024 ел РФ Президенты Владимир Путин указы буенча Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Имзаланган документ нигезендә, карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителгән. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстанда чаралар планы расланганлыгын хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев