Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Татмедиа» АҖ журналларына һәм газеталарына ташламалы бәядән язылырга мөмкин 

4 апрельдә 2022 елның икенче яртыеллыгына ташламалы язылу декадасы старт ала. 

«Татмедиа» АҖ газета-журналларына язылу декадасы чорында 13 процент ташлама белән рәсмиләштерергә мөмкин булачак. 

«Татмедиа» АҖ укучыларга популяр «Сөембикә», «Идел», «Сәхнә» журналларына, «Казан» журналына, «Казанские ведомости» газетасына, «Татарстан» журналына, шулай ук район басмаларына язылырга тәкъдим итә. Татар телендә балалар өчен чыгып килүче «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын», «Көмеш кыңгырау» басмаларына да махсус бәядән язылырга мөмкин.

Газета-журналларга язылу барлык почта бүлекчәләрендә дә рәсмиләштерелә. Шулай ук «Татмедиа» АҖ сайтында онлайн-язылу белән дә файдаланырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 4 апрельдән 14 апрельгә кадәр дәвам итүче «Язылу ункөнлеге» кысаларында, «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына да ташлама белән язылырга мөмкин булачак. Газетаны редакциядән яки Үзәк китапханәдән килеп алу шарты белән язылу бәясе — 460 сум, ташламалы бәядән «Новая Кама»ны почта аша өйгә алдыру − 744 сум, «Алабуга нуры» — 703 сум. 

Ташламалы язылу декадасы 2022 елның 14 апреленә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев