Телефон сатып алам дип, алабугалы акчасыннан колак каккан
Алабугалы интернет-кибет аша кәрәзле телефон сатып алганда 12 мең сумнан артык акчадан колак каккан.
51 яшьлек ир-ат интернет-кибетләрнең берсендә телефон сайлый һәм сатып алу өчен гариза калдыра. Бераздан аңа бу интернет-кибетнең «хезмәткәре» (чынлыкта мошенник) шалтыратып, телефонның бөтен бәясен түләргә кирәклеге турында хәбәр итә. Акчаны ул күрсәткән счетка җибәрергә кирәк була, ир-ат моны эшли дә. Шуннан соң аферистларның телефон номерлары буенча элемтәгә чыгып булмый, интернет-кибет сайты да эшләүдән туктый.
Караклар корбаны булуын аңлап, ир-ат полициягә мөрәҗәгать итә. Әлеге факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегенең тикшерү бүлегендә җинаять эше кузгатылган.
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев