Температура 5–6 градуска югарырак: ни өчен Татарстанда кыш соңга кала?
КФУ галиме фикеренчә, Татарстанда 2025-2026 еллар кышы җылы һәм карлы булачак.
Октябрь ахырында Татарстанда уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 5–6 градуска югары булды. Җылы тенденция киләсе ун көндә дә сакланачак, ләкин температура бераз түбәнәячәк. «Татар-информ» КФУ метеорологыннан быелгы кышның нинди булачагын белеште.
«Төньяк Атлантика йогынтысында торабыз»
Климат күрсәткечләре буенча октябрь ахырында Татарстан кыш алды чорына керергә тиеш иде, ул уртача ике-өч атна дәвам итә. Көзнең соңгы ае уртасына (19-22 ноябрь) Казанда һаваның уртача тәүлеклек температурасы минус 5 градус тамгасы аша үтеп, кар ятарга һәм тотрыклы кыш башланырга тиеш.
Ләкин республикада һава температурасы климатик нормадан 5-6 градуска югарырак. Киләсе ункөнлектә ул бераз түбәнәячәк, әмма гомумән алганда җылы һава торышы сакланачак.
«Климат буенча бүгенге көннән кыш алды чоры башланырга тиеш иде, әмма без аны әлегә күрмибез. Бездә әле көз дәвам итә. Октябрь аенда Казанда уртача айлык һава температурасы климат нормасыннан 2,5 градуска югары булды, ай җылы килде. Без Төньяк Атлантика йогынтысында торабыз», — дип хәбәр итте «Татар-информ» га КФУның Экология, биотехнология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев.
Кыш алды нәрсә ул? КФУ профессоры аңлатканча, бу уртача тәүлеклек температураның ноль билгесеннән түбәнәю ягына тотрыклы күчүе. Әлегә бу хәл күзәтелми, чөнки җылы Гольфстрим актив, һәм безгә җылы циклоннар килә. Россия Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, якындагы ункөнлек Татарстанда климат нормасыннан 2 градуска җылырак булачак.
«Кыш бик салкын булыр дип фаразланмый»
Казанда тотрыклы кар катламы, гадәттә, 18–19 ноябрьдә ята. Безнең төбәктә климатик кыш уртача биш ай дәвам итә — ноябрьдән мартка кадәр.
Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд октябрь башында узган матбугат конференциясендә хәбәр иткәнчә, 2026 елгы кыш узган елгысына караганда салкынрак булачак.
«Быелгы кыш уртача айлык күрсәткечләр буенча бик салкын булыр дип фаразланмый. Әмма һава температурасының кискен төшү чорлары һичшиксез булыр — илнең Азия өлешендә дә, Европа өлешендә дә. Шулай да, гомумән алганда, кышның бик салкын булуы көтелми. Узган ел белән чагыштырганда, температура сизелерлек түбәнрәк булачак — бу Мәскәүгә дә, Россиянең Европа өлеше үзәгенә дә кагыла», — диде ул.
Яңа җылыту сезонына озак вакытлы фаразны Россия Гидрометеорология үзәге әйтте. Анда әйтелгәнчә, кышкы айларның бары тик берсе — декабрь генә салкын булачак. Ноябрь, гыйнвар, февраль һәм март айларында һава температурасы нормадан югарырак булуы көтелә.
Татарстан өчен уртача айлык температура нормасы түбәндәгечә: ноябрьдә — минус 2,7 градус, декабрьдә — минус 8,9 градус, гыйнварда — минус 10,9 градус, февральдә — минус 10,7 градус. Март ае өчен норма — уртача минус 4,2 градус.
КФУ галиме фикеренчә, Татарстанда 2025-2026 еллар кышы җылы һәм карлы булачак.
«Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, кышкы айларның күпчелегендә һава температурасы климат нормасыннан югарырак булачак. Димәк, безгә Төньяк Атлантика йогынты ясаячак. Төньяк Атлантикадан килгән циклоннар җылылык һәм кар рәвешендәге явым-төшемнәр алып киләчәк», — дип билгеләп үтте Юрий Переведенцев.
Киләсе кышта шулай ук төрле куркыныч метеорологик күренешләр булырга мөмкин — көчле җилләр, бураннар, аномаль салкыннар, бозлавык.
«Кышкы чорда һава торышы тотрыклы булмаска мөмкин — җылылык белән салкынлыкның чиратлашып торуы рәвешендә. Әгәр кыш шулай үзгәрүчән һәм «нервлы» булса, бу тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Температура һәм атмосфера басымы кискен үзгәргәндә, ул бигрәк тә өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләр сәламәтлегенә начар йогынты ясый», — дип кисәтте Переведенцев.
Шул ук вакытта, Казан орнитологлары билгеләп үткәнчә, соңгы елларда аномаль җылылык аркасында Татарстанда кышлаучы кошлар саны елдан-ел арта бара.
«Кышлар ун ел саен уртача ярты градуска җылына»
КФУ профессоры Юрий Переведенцев фикеренчә, соңгы дистә елларда Татарстанда кышлар кыскара һәм күзгә күренеп җылырак була бара.
«Иң салкын кыш 1978–1979 елларда булды — ул чакта Яңа ел төнендә һава температурасы минус 45 градуска кадәр төшкән иде. Аннан соң мондый кырыс кышлар кабатланмады», — дип искә алды галим.
Нигә соң без мондый тенденция күзәтәбез? Моның төп сәбәбе — кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә барган глобаль җылыну.
«Атмосферада парник газларының концентрациясе елдан-ел арта. Углекислый газ һәм метан чыгарылышы да өзлексез үсә. Хәзер углекислый газ күләме якынча 430 берәмлек тәшкил итә, ә 150 ел элек ул нибары 280 булган. Димәк, соңгы 150 елда аның күләме бер ярым тапкырга арткан», — дип аңлатты Переведенцев.
Аның сүзләренчә, Казанда һава температурасының уртача тәүлеклек күрсәткече минус 5 градус чиген узып, тотрыклы салкынга күчү вакыты һәр ун ел саен уртача ике көнгә соңара бара.
«Салкын чорның дәвамлылыгы кими, тискәре температуралар суммасы да азая. Кыш соңрак башлана, иртәрәк тәмамлана. Нәтиҗәдә, һәр ун ел саен кышлар уртача ярты градуска җылырак була бара», — дип йомгаклады галим.
«Глобаль температураны күтәрергә ярамый»
Җылы кышлар нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? КФУ профессоры Юрий Переведенцев фикеренчә, мондый үзгәрешләрнең тискәре яклары уңай якларыннан күпкә күбрәк.
«2015 елда кабул ителгән Париж килешүе буенча глобаль температураны тагын 1,5 градуска күтәрергә ярамый — бу хәлләрне тагын да начарайтачак», — дип ассызыклады галим.
Аның сүзләренчә, Җир шары җылынган саен дөнья океанының суы да җылына бара, һәм бу яр буе илләренә су басу куркынычын арттыра.
«Океан суы җылынган саен, кислоталылык арта, коралл рифлары таркала башлый. Ә кайбер төбәкләрдә корылык та мөмкин», — дип аңлатты Переведенцев.
Шулай да галим уңай якларны да билгеләп узды: Татарстанда үсемлекләр үсү вакыты, ягъни вегетация чоры озыная. Ләкин шул ук вакытта июль айлары коры һәм яңгырсыз була бара. «Әмма илнең төрле төбәкләрендә вәзгыять төрлечә булырга мөмкин», — дип өстәде ул.
«Татар-информ», Наталья Рыбакова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев