«Тимер» батальонының медицина взводы алабугалыларга рәхмәт белдерә
«Тимер» сугышчылары якташларына гуманитар ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Татарстанның «Тимер» исемле батальонының медицина взводы (57 нче мотоукчылар полкы) КФУның Алабуга институты укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган тренеры Олег Анатольевич Разживинга бүлекчәгә даими ярдәм күрсәткәне өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә.
Ярты ел элек Олег Анатольевич сугышчыларга УАЗ-«буханка» автомобилен тапшырган иде, ул яралыларны эвакуацияләү һәм медикаментлар китерү өчен актив кулланыла. Бу машина ярдәмендә дистәләгән кешенең гомерен саклап кала алганнар.
Ә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Олег Анатольевич «Вместе к Победе!» хәрәкәтенең 95нче гуманитар конвое составында сугышчыларга яңа кыйммәтле бүләк — эвакуация төркеме өчен мотоцикл китерде, бу алгы сызыкта медикларның мобильлеген сизелерлек арттырачак.
«Сезгә, Олег Анатольевич, игелекле йөрәгегез һәм чын патриот булуыгыз өчен зур рәхмәт!» — диләр хәрбиләр.
Шулай ук сугышчылар Альберт Зөфәр улы Нигамаевка һәм Алабуга институты студентларына, археология түгәрәгенә йөрүчеләргә штурм ротасына мотоцикл алганнары өчен зур рәхмәтләрен белдерә.
«Бары бергә — һәм җиңүгә генә!» — дип ассызыклый хәрбиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев