Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Тире сәламәтлеге өчен 5 табигый ингредиент

Тирене карау – матурлыкны озак елларга саклап калуда мөһим пункт.

1. Алоэ гөле

Косметологиядә актив кулланыла. Яхшы чистарта, йомшарта, биткә сәламәт төс бирә. Косметологиягә кадәр пешүдән саклану чарасы буларак та кулланылышта булган. Тире авырулары, микро-яралар, эренле җәрәхәтләрне дәвалаганда кулланыла. Алоэ согында салицил кислотасы, гликопротеиннар бар. Бу рәсми медицина тарафыннан танылган үсемлекләрнең берсе. Аны «яшел табиб» дип тә йөртәләр.

2. Кокос мае

Кокос мае составында май кислоталары күп. Тирене яхшы туклану белән тәэмин итә, йомшарта. Псориаз яки экзема белән интегүчеләр өчен яхшы. Составына кокос мае кергән чараларны куллану чәчләрнең сынучанлыгын киметүгә һәм аларны ныгуына китерә.

3. Жожоба мае

Бу ингредиент тиредәге дымны тотып тора, туклануны тәэмин итә. Башка дымландыргыч чараларның тирегә үтеп керүен җиңеләйтә һәм тәэсирен көчәйтә. Җыерчыклар белән бик яхшы көрәшә. Теләсә нинди типтагы тире өчен, иреннәрнең сәламәтлеге өчен, теләсә нинди типтагы чәчләрне карау өчен кулланыла.

4. Солы экстракты

Сизгер тире өчен туры килә, чөнки ул тынычландыра, ярсуын баса. Аның составында липидлар күп, бу шулай ук саклау үзлекләрен көчәйтә һәм тире барьерын саклый.

5.Яшел чәй

Яшел чәй күп файдалы үзлекләргә ия. Аның составындагы полифеноллар бер үк вакытта ялкынсынуны бетерә һәм көчле антиоксидант булып тора, шуңа күрә ул тиредә яшь үзгәрешләре белән нәтиҗәле көрәшә.

Үз-үзегезне яратыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев