Тиз һәм уңайлы: өйдән чыкмыйча гына район газеталарына ничек язылырга
Укучылар район газеталарына уңайлы итеп, өйдән чыкмыйча гына языла ала.
Алабугада 2025 елның беренче яртыеллыгына «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» район газеталарына язылу дәвам итә. Укучылар безнең басмаларга уңайлы итеп, өйдән чыкмыйча гына языла ала.
Бәясе һәм язылу вариантлары:
Өйгә кадәр китерү: почта аша һәр басмага ярты еллык язылу бәясе 999 сум тәшкил итә.
Үзең килеп алу: газеталарны мөстәкыйль килеп алырга әзер булучылар өчен махсус бәя — 699 сум гамәлдә. Газеталарны түбәндәге урыннардан килеп алырга була:
- Редакция (Төзүчеләр урамы, 16а)
- Үзәк китапханә
- «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәге
- «Барс» яшьләр үзәге.
Исегезгә төшерәбез, «Алабуга нуры» — районда татар телендә чыгучы бердәнбер газета.
Газеталарга берничә юл белән язылырга була:
1. Онлайн һәм телефон аша:
- 3-81-11 номерына шалтыратып
- 8-908-338-36-89 номеры буенча мессенджерларга язып
- Онлайн-сервислардан файдаланырга: podpiska.pochta.ru, tatmedia.ru/podpiska яки дәүләт хезмәтләре порталында «Шәхси кабинет» аша.
2. Шәхси барып:
- газета редакциясендә
- Почта бүлекчәләрендә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев