Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Тиз түләүләр системасы аша үзеңә акча күчергәннән соң кешегә җибәрүне тикшерә башлыйлар

Үзәк банк мошенниклык операцияләре билгеләре исемлеген тулыландырырга һәм аңа үз-үзеңә тиз күчерүләр системасы аша зур суммалар җибәрүне кертергә ниятли.

Тиз түләүләр системасы аша үз-үзеңә зур суммалар күчерү түгел, ә аннан соң акчаларны башка кешеләргә күчерү операцияләре шикле дип саналачак. «Таныш булмаган» кешеләргә 200 мең сумнан башланган күчерүләрне тикшерәчәкләр. Бу хакта Россия банкы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип тапшыра ТАСС.

«Банклар тиз күчерүләр системасы аша соңгы ярты ел бернинди операцияләр башкармаган «таныш булмаган» кешегә җибәргән зур суммалы күчерүләрне (200 мең сумнан башлап) генә мошенниклык билгеләренә тикшерәчәк», — дип аңлаттылар регуляторның матбугат хезмәтендә.

Үзәк банкта шулай ук башка кешегә акча җибәрер алдыннан үз-үзеңә тиз күчерүләр системасы аша акча күчерү тикшерү үткәрү өчен мөһим шарт булачак, дип искәрттеләр. Шул ук вакытта нәкъ менә башка физик затка җибәрелгән операция тикшереләчәк, дип аңлаттылар Россия банкында.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Үзәк банк мошенниклык операцияләре билгеләре исемлеген тулыландырырга һәм аңа үз-үзеңә тиз күчерүләр системасы аша зур суммалар җибәрүне кертергә ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев