Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Үткән юлың — сынау булса, бүгенгесе — бүләк

Өлкәннәрдән без элекке тормыш турында сорый башласак, алар иң беренче булып туган якларының матурлыгын сөйли башлый.

Һәр якның да Изге чишмәләре булган, дип уйлап куясың. Минеһөдә апа Хафизова да туган авылы Тойманы табигатьнең иң-иң матур җирендә урнашкан дип, андагы әрәмә, болынлыклар, урман-күлләр, саф сулы чишмәләр хакында искә алырга ярата.

Бәзәкә, Татар Тәкәше, Мари Тәкәше, Сәйтәк авылларында яшәгән халык ел әйләнәсендә биредәге чишмә суларыннан шифа алып, болыннарда балан-гөлҗимешләр җыеп, печән чабып, урманнарда кышка утын әзерләп гомер иткән. 

Тарих тәгәрмәче әйләнә, 1929 елда, 21 яшьлек Сабир, Татар Тәкәше авылыннан Галимә исемле кызга өйләнә. Тойма авылына килен төшә. 1931 елда биредә колхоз оешкан. Халыкны күмәк хуҗалыкларга тартуга, гади җир кешесе иртәгәсе көнгә зуррак өметләр белән яши башлый. Тик бу гаиләне тормыш башында ук фаҗига көткән икән. Беренче кызлары Әминә 8 яшендә Тойма елгасына су керергә баргач, батып үлә. Аннан соң туган дүрт сабыйның да гомере булмаган.

1941 елның җәе җитә. «Герман сугыш башлаган», — дигән хәбәр йөрәкләрне өшетә, күңелләргә кара кайгы сала. Ир-атларны фронтка алу башлана. Галимә дә Сабирын сугышка озата, көзгә ул кыз бала таба. Озын гомерле генә була күрсен дип, әнисе аңа сирәк исем куштырырга була. 

Октябрьнең 28е — Минеһөдә туган көн. Әле ул нарасый гына, әнисенең яратып: «Минеһөдәм» дип дәшүенә ул озакламый елмаеп, "гү«ләп җавап бирәчәк, бәләкәй генә булса да, шушы тормышка чытырдатып ябышачак... 
Сабир сугыштан исән кайта, тик аның уң аягы тездән түбән киселгән була. 

Әтисен искә алган саен, Минеһөдә апаның күзләре аеруча сагышлана. 
— Бик түзем иде безнең әтәй. Сабыр иде. Исеме җисеменә туры килгән. Алтын куллы кеше булды, кулыннан килмәгән эш юк иде.

Протезлы аягы белән дә эшсез утырмый әтиләре. Гаиләдә тагын бер бала туа.

Сеңлесенә Нурлыһөдә дип исем бирәләр.

— Таныклыгы буенча ул 1946 елның 1 гыйнварында туган. Камай мәктәбен тәмамлауга, авылда сыер сава башлады, 1968 елда Багъданур исемле кешегә кияүгә чыгып, Түбән Камада яшәде. Ике кыз үстерделәр. Илле ел бергә яшәп, алтын туйга җиттеләр, — ди Минеһөдә апа сеңлесе өчен куанып.

Әтиле үссәләр дә, алар иркә кызлар булмаган. Бәләкәйдән кул арасына кереп, авылдагы бар эшне дә җиң сызганып эшләгәннәр. 

Минеһөдә хәрефләрне иртә өйрәнгән. 1940нчы елгы иптәш кызларының мәктәпкә җыенуларын күрүгә, аның да барасы килә. 

1948 елның сентябре. Зәйтүнә, Дөлфәрүдәләр белән ул да мәктәпкә бара. Укытучы Рәйсә апалары укый белгән кызны кире какмый. 1955 елда Тойма җидееллык мәктәбен тәмамлый. Шул елны мәктәп дүрт сыйныфлыга гына кала. 

Алга таба ул Бондюгның 2нче урта мәктәбендә белем алуын дәвам итә. 

Уку еллары бик авыр булса да, кайталы-китәле йөрүләр, кыш көне боз аша чыгулар интектерсә дә, уку теләге көчле булгач, бөтен каршылыклар җиңелә. Әниләре гел гыйлемгә өндәп тора. 1959 елда Минеһөдә Алабугага килеп, «культпросветшкола» дип йөртелгән мәдәни-агарту мәктәбенә укырга керә. 1961 елда аны китапханә техникумы белән кушып, училищега әйләндерәләр. Минеһөдә режиссура бүлегендә укый. Аннары Минзәләгә эшкә җибәрәләр. 

Авылдашы Фаиз белән хатлар алышып тора кыз. Тракторчы егет гармунда оста уйный, авыл "вечер«ларында кызлар күзен дә алмый торган булганнар үзеннән. 1962 елда ул армия хезмәтенә киткән егет, ялга кайткач, Минеһөдәгә тәкъдим ясый. Аның абыйсы үзенең яратып йөргән кызы Мөнзиләгә өйләнә, ике туйны бергә бәйрәм итәләр. Ат җигеп, язылышырга баралар. Минеһөдә, эштән ялы җиткәч, җәен, Алабуга педагогия институтына укырга керә, тулай торакта яши башлый. Ноябрьдә Фаиз армиядән кайтып, Алабугага эшкә урнаша. Баштарак кешегә кереп торалар, әкренләп үз фатирлары да була. Кыз һәм ул үстерәләр, аларга яхшы тәрбия һәм белем бирәләр.

— Кызганыч, — ди Минеһөдә апа, Фаиз 2014 елның 25 апрелендә якты дөньядан китте. Үпкәсендә яман шеш булды. Кырык ел газ цехында хезмәт куйды. Операция ясап булмый, күтәрә алмаячак диделәр табиблар. Авылга алып кайтып җирләдек, хәзер каберенә кайтып йөрибез. Үзем инде, шөкер, догадан калдырмыйм, урыны җәннәттә булсын. Әлбәттә, минем аны сагынган чакларым күп, бигрәк тә бакчага барсам, ул шунда йөри кебек.

Минеһөдә апа хезмәт елларын сагынып искә ала. Кайда гына булса да, ул шатланып, бөтен күңелен биреп эшли. Алабуга пединститутында эшләп алганнан соң, биш ел мәктәптә татар телен укыта. Аның 1975-1986 еллардагы хезмәт юлы безнең редакция белән бәйле. Биредә ул тәрҗемәче була. Аннан соң 10 ел «Менделеевск хәбәрләре» («Октябрь байрагы») газетасының мөхәррир урынбасары вазифасын үти. 

1996 елдан Алабуга радиосында тапшырулар мөхәррире булып эшли. Бик күп кызыклы тапшырулар эфирга чыга. Лаеклы ялга да шуннан китә. Минеһөдә Сабир кызының хезмәт стажы кырык елга якын. Хәзер ул лаеклы ялда, балаларының һәм оныкларының уңышларына сөенеп яши. Газета-журналлар алдыра, фикерләрен кешеләр белән уртаклаша. Бакчасына йөреп, табигатьтән көч ала. Яныбызга килеп, хәлләребезне сораша, киңәшләрен бирә, бакча җимешләреннән безгә дә өлеш чыгара. Шундый киң күңелле өлкән хезмәттәшебез булуга без бик шатбыз. 

Минеһөдә апа әле генә менә гомеренең яңа сәхифәсен ачты, сиксән яшен тутырып, сиксән беренчегә аяк басты. Ул үзе гел «Хәрәкәттә — бәрәкәт», — дип әйтергә ярата. Алга таба да шундый бәрәкәтле тормыш насыйп булсын аңа.

Минеһөдә апа, без Сезгә саулык, күңел көрлеге, бәхетле озын гомер телибез. Изге теләкләребезгә редакциянең барлык хезмәткәрләре дә кушыла. 

Тирә-якта Сезнең өчен балкып торсын йөзләр,
Сезнең өчен — чын йөрәктән иң-иң яхшы сүзләр, 
Һәркемгә дә сездәй кеше булсын терәк,
Сез бит әле безгә бик-бик кирәк.
Зөлфия ПРИМАКОВА

Фотода:
Минеһөдә режиссура бүлеген тәмамлаган елда. / Фото Минеһөдә Хафизованың шәхси архивыннан. 

Быел Минеһөдә апа тормыш истәлекләрен китап итеп чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев