«Төнлә кешене коткара алырлык бердәнбер чара»: алабугалыларга янгын турында хәбәр итүче җайланмаларны куярга киңәш итәләр
Янгын турында хәбәр җиткерү җайланмалары — ут чыккан вакытта төп «будильник».
Янгын чыгу куркынычын алдан кисәтү, аның таралуына юл куймау, йортларда, фатирларда яшәүчеләрне искәртүдә янгын турында кисәтү җайланмалары (извещательләр) ярдәмгә килә.
Гыйнварда Дөм-Дөм авылында ике кешенең гомерен өзгән фаҗигале янгын безнең барыбыз өчен дә кырыс дәрес булырга тиеш. Бигрәк тә төнлә кабынып киткән ут мәкерле һәм рәхимсез. Еш кына кешеләр котылу өчен уянырга да өлгерми. Әмма тормышны саклап калырга сәләтле гади һәм нәтиҗәле җайланма бар — ул янгын турында хәбәр итүче автоном җайланма.
Нәрсә ул һәм ничек эшли?
Бу кечкенә генә прибор, ул тәүлек буе сезнең өегез сагында тора. Аның корпусында төтен датчигы, тавыш сиренасы һәм «Крона» батареясы бар. Тәэсир итү принцибы гади: янгын башлангандагы төтен кисәкчәләрен «сизеп» алу белән, җайланма сигнал бирә. Бу тавыш ныклап йокыга киткән кешене дә уята ала.
«Чынлыкта, бу — төнлә кешене коткара алырлык бердәнбер чара», — дип ассызыклый Алабуга муниципаль районында янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Александр Ябуров.
Кайдан алырга һәм ничек куярга
Әлеге җайланманы сатып алу бүген авыр түгел. Извещательләр маркетплейсларда, махсуслаштырылган кибетләрдә һәм янгынга каршы җиһазлар сатучы фирмаларда зур ассортиментта тәкъдим ителгән. Бәяләр диапазоны киң: гади автоном модельләрдән алып «акыллы йорт» ка интеграцияләнә торган яки телефонга сигнал җибәрә торган җайланмаларга кадәр.
Урнаштыру махсус күнекмәләр таләп итми. Инструкцияне уку да җитә. Иң яхшы урын — түшәмдә. Дивардан ким дигәндә 50 сантиметр ара калдырырга кирәк, вентиляция тишекләре янында куярга киңәш ителми.
Бу аеруча кемгә кирәк?
Закон буенча йорт төзүчеләр һәр яңа фатирда шундый хәбәрчеләрне урнаштырырга тиеш. Иске торак биналарда исә аны мөстәкыйль куярга туры киләчәк.
Җирле хакимият шулай ук бу мәсьәләдә ярдәм итә. Башкарма комитет мондый җайланмаларны күп балалы һәм социаль якланмаган гаиләләр өчен сатып ала. Янгынга каршы режим кагыйдәләре буенча бу категорияләр өчен хәбәрчеләрне урнаштыру — мәҗбүри таләп. Аларның мөһимлеге турындагы мәгълүмат халыкка даими рәвештә гражданнар җыеннарында җиткерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев