Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Топор» позывнойлы Алабуга сугышчысы: «Качу турында бер секунда та уйламадым, анда бит безнең егетләр...»

Без шимбә иртәсендә «Победа ZA нами» гуманитар хәрәкәте штабында очраштык.

Яшь ир-ат — ачык йөзле, сөйкемле, аралашучан. Ләкин аның позывное, халкыбызны сындырырга тырышучыларга мөнәсәбәте кебек үк, шактый кырыс.

«Топор» позывнойлы алабугалы контракт буенча хезмәт итә. Әмма хәрби хезмәт белән ул күптәннән таныш, моңа кадәр ул төньякта полициядә хезмәт иткән, контракт буенча хезмәт тәҗрибәсе дә бар.

Гыйнвар аенда ул туганнарын күрергә дип, Алабугага кунакка кайта. Шунда махсус хәрби операциядән ялга кайткан абыйсы белән очраша. Ул — Ватанны беренчеләрдән булып сакларга киткән мобилизацияләнгәннәрнең берсе. Абыйсы аңа махсус хәрби операция турында сөйләргә яраганнарның барысын да сөйләп бирә, безнең героебызга бу сүзләр контракт төзү өчен җитәрлек була. Анда алабугалыга татар полкына эләгергә ярдәм иткән яхшы танышлары, элеккеге хезмәттәшләре була. Документларны тиз рәсмиләштерәләр, һәм ир-ат хезмәт урынына китә. Анда аны башка хәрбиләр дә, командир да җылы каршы ала. «Топор» полктагы барлык егетләрнең дә тәҗрибәле булуларын билгеләр үтте.

Армия вазифасы буенча аны гранатометчы итеп билгелиләр. «Бик куркыныч булды», дип уртаклаша хәрби, ләкин бу нормаль күренеш, дип тә өсти ул. Дошман белән көрәшү — гадәти эш түгел, монда син иң кадерле байлыгыңны — гомереңне куркыныч астына куясың.

Корал тоту техникасын искә төшерү өчен алабугалыга бер атна вакыт бирәләр. Беренче тапкыр алгы сызыкка чыкканда хәрбине күп төрле хисләр биләп ала: шок, югалып калу, билгесезлек.

Төн, кырда шартлаулар, атышлар ишетелә, утлар күренә. Бәхеткә, полкташлары беренче тапкыр "заход«ка чыккан алабугалыга рухи яктан ярдәм итәләр, үзеңне ничек тотарга, нинди сукмак белән барырга кирәклеге турында аңлаталар. Кассета бомбасының шартламаган өлешләренә (аларны «кыңгыраулар» дип атыйлар) басу куркынычы зур. Алар кешегә җитди зыян китерергә мөмкин.

«Топор» гранатометчы гына түгел: киләсе «заход» вакытында аңа иптәшләрен алгы сызыкның билгеле бер ноктасына кадәр озатырга туры килә. Соңрак бу биремне ул группаның башлыгы буларак үти. «Птичкалар», «баба-яга», «камикадзе» белән очрашмас өчен кайдан узарга, кайчан чыгарга кирәклекне яхшылап өйрәнә. Җитмәсә, шул ук вакытта дошман минометлары да баш күтәрергә ирек бирми. Аның җилкәләрендә бик җаваплы бирем — сугышчан иптәшләрнең тормышы. Физик яктан да җиңел түгел — берничә километр аяк өстендә, йөгерергә дә туры килә. Монда һәр минут соңгысы булырга мөмкин. Иң мөһиме — егетләрне озата бару һәм үзең исән-сау әйләнеп кайту. Әгәр яралылар булса, алар артыннан кайтырга кирәк — анда үз кешеләрен ташламыйлар, чыгаралар, кайчакта үз гомерләрен куркыныч астына куеп, беренче ярдәм күрсәтәләр — озакка сузарга ярамый.

27нче «заход» вакытында «Топор» яралана. Бу яңа урында була — тирә-якта таныш булмаган киңлек, хәрби шартларда мондый җирләр аеруча куркыныч. Гадәттәгечә, ул группаны билгеләнгән ноктага алып китә. Кайчакта, интуициягә генә таянып, ориентлашырга туры килә. Карталар һәрвакытта да ярдәм итми, чөнки аларда ориентир буларак йортлар, шәһәрләр һәм поселоклар төшерелгән, ә бүген алар урынында хәрабәләр генә калган. Дошман үз юлында бернинди дә инфраструктураны калдырмый, соңгы кирпеченә кадәр җимерә.

− Билгеләнгән урынга нибары 70 метр гына калган иде, шунда без чинау ишеттек, мин үземнекеләргә «камик!» дип кычкырдым. Егетләр куаклар арасына качтылар, пулеметны дә яшерергә өлгергәннәр. Мин дронга мылтыктан ут ачам, ә ул мине урап уза да группага таба юнәлә, мин тагын бер тапкыр атам — дрон эленеп кала да, миңа таба оча. Бу минутларда тормыш күз алдымнан үтмәде, башка «барысы да шулай бетәрме?» дигән бер генә уй килде. Ләкин мин дронны якынрак җибәрдем һәм кинәт уң якка сикердем. Нәтиҗәдә, балтыр сөягем сынды, кыйпылчыклардан да җәрәхәтләр алдым...

Нык беркетелгән булса да, каска да читкә очып киткән. Аны ышык урынга алып кергәннәр, тора алмаган. Аягындагы кыйпылчыкларны ул тиз генә сизми. Төркеме аны тиз генә куркынычсызрак урынга алып чыга. «Качу турында бер секунда та уйламадым, анда бит безнең егетләр...», ди сугышчы.

Ул дәваланган вакытта иптәшләре аның белән даими рәвештә элемтәдә торалар (мөмкин булган кадәр), сәламәтлеге, эшләр белән кызыксыналар. Алар аны яңадан үз сафларында көтәләр, аның белән биремнәргә йөрүе тынычрак диләр. Якташыбызның аягы җитди зыян күргән, хәрби алга таба хезмәт итүнең катлаулырак булачагын аңлый, әмма аның тиз һәм төгәл карар кабул итү сәләте, һичшиксез, ярдәмгә киләчәк дип уйлый ул. Яраланганчы ул берничә ай хезмәт итә. Бу вакыт аралыгында «Топор» позывнойлы хәрбине «Һәлак булучыны коткарган өчен» дәүләт бүләгенә тәкъдим иткәннәр.

Сугышчыларның берсе җитди яраланган була, сугыш кырыннан рация аша ярдәм сорап, берничә сәгать үтеп китә, әмма аңа якын килү җиңел булмый, дошман ирек бирми. Командир бу солдатны коткарырга әмер бирә. «Топор», иптәшләрен куркыныч астына куярга теләмичә, үзе барырга була, аңа тагын бер сугышчы ярдәм итәргә алына. Яралыны берүзеңә генә тартып чыгару — мөмкин түгел. Яраланган кешенең кайда булуы турында төгәл координаталар юк иде. Бәхеткә, аны вакытында табалар, табибларга тапшыралар. Бу егет Чаллы шәһәреннән булып чыга, героебызга ярдәм итәргә теләк белдергән солдат та күрше шәһәрдән. Кызганычка, тиздән ул солдат һәлак була, авырлыклар аларны инде тәмам туганлаштырып бетергәнлектән, безнең язма герое моны бик авыр кичерә. Җиңү белән өйгә кайткач, һичшиксез, моны билгеләп үтәчәкбез, дип хыялланган була алар.

Соңрак коткарылган яралыдан «Рәхмәт. Исән.» дигән хәбәр килә. Бу чыннан да бәхет эше була. Кызганч, бөтен яралыларны да алып чыгып бетереп булмый, ди «Топор». Ләкин ул үзе хезмәт иткән полкта егетләрнең бер-берсе өчен терәк булуларын ассызыклыый. Хәзер иң мөһиме, сәламәтләнү белән, нәкъ менә шунда, дошман пулялары яңгыры астында уннарча километр юл үткән иптәшләр янына эләгү.
Язмышына үпкәсе юк аның, шулай булырга тиешлегенә ышана ул. Бу юлны сайлаганына бер дә үкенми, аның исәбендә берничә коткарылган кеше гомере.

Ә егетләр анда, чыннан да, бердәм, сугыш кырында бер-берсен каплап кына калмыйлар, ә... кабартмалар белән дә сыйлыйлар. «Өйгә» (солдатлар биремнән соң ял итә торган урынны шулай атыйлар) кайткач, хәрбиләрнең берсе иптәшләрен үзе пешергән кабартмалар белән сыйлый. Яки менә тагын бер кызыклы факт: «Топор» ның иҗади иптәше бар. Кайчагында, ул шигырьләр яза башлый, ә калганнар аңа ярдәм итә, яңа юллар, рифмага сүзләр әйтәләр. Бергәләшеп язган шигырьләр дәфтәрдә саклана. Кем белә, бәлки, аларны без дә ишетербез. Шундый мизгелләр аеруча кадерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев