Төзелеш бара: алабугалыларга дамбага чыкмаска киңәш итәләр
Алабугада шәһәр пляжын төзү дәвам итә.
Шишкин урамында пристаньнан ерак түгел генә урнашкан шәһәр пляжын былтыр төзи башлаганнар иде. Башта 227 метр озынлыкта дамба салдылар.
Аны тыгызлап, ком түшәп, кырыйларын бут ташы белән ныгыттылар.
Райбашкарма комитеты каршындагы Төзелеш департаменты директоры Равил Шәрипов сөйләвенчә, ай ахырында пляж өчен комны юдырачаклар. Ул дамбаның уң ягында пристаньга кадәр сузыласы. Дамбаның каршы ягы сүтле балчык белән капланачак. Июнь башларына ком юдырту төгәлләнергә тиеш.
Пляж эшләре әле бетмәсә дә, алабугалылар бу урынны үз итә.
− Әлбәттә, уңайлы пляж буласына без шат. Җәен без биредә даими коенабыз. Кызыныр җир кирәк, бу ташларда аяк сындыру да озак түгел, − ди Олег Пучнёв.
Шәһәр кешесе монда матур күренешләргә соклану өчен генә түгел, төзелеш барышын карарга да йөри.
− Пляж кирәк, билгеле, ничек инде ансыз? Алабугада аның булырына ышанып та булмый инде, күпме еллар уңайландырырга вәгъдә итеп килделәр. Бу юлы башлаган эшне ахырына җиткерсеннәр иде, су һәм туңдырма белән палатка куеп, чүп савытлары һәм био-бәдрәфләр урнаштырсалар, − дип үз фикерләрен белдерде ирле-хатынлы Леонид һәм Антонина.
Әлегә эш бара, шәһәр җитәкчелеге алабугалыларның дамба тирәсенә чыкмавын үтенә, чөнки төзелеш вакытында кешеләр иминлегенә куркыныч янавы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев