Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

ТР җәмәгать транспорты паркында бер елда 120 яңа автобус барлыкка килгән

Хәзер Татарстанда җәмәгать транспортының 82% тан артыгы норматив хәлдә.

Татарстан быел 120дән артык яңа автобус сатып алган, ә биш ел эчендә — 600гә якын. Бу хакта журналистлар белән очрашуда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Быел Яр Чаллыда — 80, Түбән Камада — 15, 42 районда 26 автобус өстәлде», — диде ул.

Миндортранс башлыгы билгеләп үткәнчә, максатчан күрсәткеч буенча 2030 елга җәмәгать транспортының 85% тан да ким булмаган өлеше норматив хәлдә булырга тиеш.

«Ягъни, 10 яшьтән өлкәнрәк түгел», — дип ачыклык кертте ул.

Хәзер Татарстанда җәмәгать транспортының 82% тан артыгы норматив хәлдә, дип ассызыклады министр. Аның сүзләренә караганда, республикада яше биш яшькә кадәр булган 690 автобус һәм 10 елдан өлкәнрәк булган 201 автобус эшли.

«Хәрәкәт составын яңарту өчен безгә елына 110-111 яңа машина кирәк», — диде Хәнифов.

Автомобиль транспортында пассажирлар агымы бер ел эчендә 3,9% ка арткан, һәм быел 312,3 млн кешегә фаразлана.

36 муниципаль берәмлектә авыл маршрутларын субсидияләүгә быел 290,9 млн сум бүлеп бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев