ТР баш онкологы татарстанлылар ешрак авырый торган яман шеш төрләрен атады
Бу хакта Татарстан Республикасының штаттан тыш баш белгече-онкологы Эдуард Нагуманов сөйләде.
Татарстанда колоректаль һәм тире яман шеше еш очрый. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының штаттан тыш баш белгече-онкологы Эдуард Нагуманов сөйләде.
«2025 елда авырулар структурасында юан эчәк яман шеше — 14,6%, тире меланомасы — 13,9%, сөт бизе яман шеше — 12,4%, сулыш органнары — 8,7%, простата — 8,3% алда бара», — диде Эдуард Нагуманов.
Шулай ук республикада онкологиядән үлүчеләр саны арта. 2025 елда күрсәткеч 100 мең кешегә 187,8 тәшкил иткән — узган ел белән чагыштырганда арту 4,3% тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев