ТР буенча баш федераль инспектор Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашты
Ул билгеләп үткәнчә, төзәтмәләрнең өстенлекле максаты — гражданнарның тормыш сыйфатын арттыру.
ТР буенча федераль инспектор Виктор Демидов хәбәр иткәнчә, илнең Төп законына төзәтмәләр буенча тавыш бирү мөһим, чөнки аның максаты — россиялеләрнең тормыш сыйфатын арттыру. Ул билгеләп үткәнчә, төзәтмәләрнең өстенлекле блогы гражданнарның социаль, хезмәт хокуклары гарантияләренең конституциячел дәрәҗәсен күтәрүгә кагыла.
Гомумроссия тавыш бирүләренең төп көне иртәгә, 1 июльгә билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев