Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР буенча Роспотребнадзор башлыгы короновирус үсеше язга кимер дип саный

Вакцинация Covid-19га каршы иммунитеты барлыкка килгән кешеләр процентын арттырырга ярдәм итәчәк.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина сүзләренчә, Covid-19 белән авыруның яңа очраклары язга таба бетәргә тиеш. Бу күпчелекнең иммунитеты барлыкка килү белән бәйле. Җитәкче бу турыда Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде. 

«Бүгенге көнгә кешеләрнең күпчелеге авырып терелде, яки аны симптомнарсыз кичерде. Бу ел ахырыннан башланган халыкны вакцинацияләү дә иммунитет алган гражданнар санын арттырачак. Һәм язга таба яңа короновирус инфекциясенең мондый тиз таралуы туктарга тиеш. Моның өчен җитди сәбәпләр бар», — диде Патяшина. 

Патяшина әйтүенчә, вакцина Великобританиядә табылган короновирусның яңа штаммыннан сакларга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев