ТР Цифрлы үсеш министрлыгы: Татарстан халкы 5G кулланырга әзер түгел
Татарстан территориясендә 5G челтәрен киң колачлау якындагы ике-өч елда планлаштырылмый.
Татарстан халкы әлегә 5G челтәрен кулланырга әзер түгел, дип хәбәр итә ТР Цифрлы үсеш министрлыгының матбугат хезмәте. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы яза.
5G челтәре буенча беренче тәҗрибәләр Казанда һәм Иннополиста 2018 елда ук үткәрелгән.
Татарстан территориясендә 5G челтәрен киң колачлау якындагы ике-өч елда планлаштырылмый. Хәзерге вакытта барлык эшләр дә планлаштыру һәм тестлаштыру стадиясендә, дип ассызыкладылар ведомствода.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев