ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы: 2021 елда «Экология» илкүләм проекты кысаларында урман торгызу эшләре өчен 33 млн. данә үсенте үстерелгән
Татарстан Республикасында базислы урман питомникларында утырту материалын инвентаризацияләү төгәлләнде.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге мәгълүматлары буенча, быел барлыгы 33 млн.данә үсенте үстерелгән, шул исәптән ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә — 12 млн. данә ябык тамыр системалы. Ылыслы токымнардан — 24,6 млн. данә, яфраклы токымнардан — 7,7 млн.данә, куаклар — 0,7 млн. данә.
«Үсентеләрне җитештерү «Экология» милли проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектының өстәмә күрсәткече булып тора», — дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. — Быел без планны 7% ка арттырып үтәдек һәм 33 миллион данә орлык үстердек. Бу сан 2022 елда төбәк проекты кысаларында урман торгызу һәм урман үрчетү буенча эшләр башкару өчен җитәрлек".
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында барлыгы 51 базислы урман питомнигы бар. Шулай ук урман тармагы белгечләре теплицаларда утырту материалы үстерәләр. Мондый тәҗрибә Идел буе, Ислейтар, Бөгелмә, Арча һәм башка урман хуҗалыкларында таралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев