Традицион җәядән ату буенча «Туган батыр» IV Бөтенроссия турниры: үткәрү вакыты, урыны, программа
Турнир иртәгә, 2 августта, Алабуга шәһәрлегенең тарихи мәйданчыгында башлана.
2 августта Алабуга шәһәрчегендә уктан ату буенча «Туган батыр» Россиякүләм турниры узачак. Әлеге турнир быел дүртенче ел үткәрелә. Чара сәгать 9:00дә башлана.
Болар кызыклы булачак:
- «Алпар» этнотөркеме һәм башка башкаручылар чыгышы
- Интерактив зона (җәядән ату, сөңге ыргыту)
- Кулдан эшләнгән әйберләр ярминкәсе
- Балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар
- Хәләл фуд-корт
- Атлар прокаты
- Тематик фотозоналар
- Балалар өчен уен зонасы
Программа:
- 9.00 Җәядән ату турниры башлана
- 10.00 Яшүсмерләр арасында көрәш буенча турнир
- 11.00 Турнирны рәсми ачу
- 12.00 Күмәк намаз
- 15.00 Көрәш җиңүчеләрен бүләкләү
- 16.30 «Туган батыр» анимацион фильмы премьерасы
- 17.00 Турнирга йомгак ясау һәм бүләкләү
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев