Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Транспортта төрле тукталышларда QR-кодларны тикшерү тәртибе билгеләнде

Автобус хәрәкәтен башлый торган беренче тукталышта пассажирларны керткәндә үк QR-код тикшереләчәк, аннары кондуктор билет сатар алдыннан кодны карый.

Автобусның беренче тукталышында QR-кодлар җәмәгать транспортына керер алдыннан тикшереләчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының транспорт идарәсе башлыгы Алексей Сидоров сөйләде.

Автобус хәрәкәт башлый торган беренче тукталышта QR-кодларны пассажирларны керткәндә тикшерәләр, алга таба аларны кондуктор билет сатар алдыннан карый торган була", — диде спикер.

Яңа Covid-чикләүләрне контрольдә тоту өчен урыннарда ПАТП хезмәткәрләреннән, хокук саклаучылардан һәм муниципалитет хезмәткәрләреннән торган мобиль төркемнәр оештырыла.

Алексей Сидоров татарстанлыларга бу процедурага тыныч карауларын сорады. Кондукторлар үз эшләрен генә башкарачак, чөнки ТР Министрлар Кабинеты карары белән QR-кодларны тикшерү бурычы аларга йөкләнә. Алар ковид вазгыяте аркасында республикада шундый катгый чаралар кертелүдә гаепле түгел, диде профильле ведомство вәкиле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев