Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Төрле яклап үстерәбез

Алабуганың «Салават күпере» балалар бакчасында олыны олы, кечене кече итә белгән, олы йөрәкле, киң күңелле, бала җанлы тәрбиячеләр эшли.

Быел февраль аенда безнең бакча үзенең утыз еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Шул вакыт эчендә бакчаның коллективы беркайчан да үзгәрми дисәк тә, бер дә ялган булмас. Биредә барысы да бер зур тату гаилә булып яши. Моның шулай булуы бакча ишеген ачып керүгә, һәр хезмәткәрнең җылы карашыннан ук сизелә.

Тәрбиячеләр үз карамагындагы балалар өчен җан атып тора, чөнки әти-әниләр әле күптән түгел генә күкрәк сөтеннән аерылган, яңа тәпи киткән балаларын тәрбияче кулына ышанып тапшыралар. Менә шундый кечкенә генә нарасыйлардан чын кеше тәрбияләү өчен, тәрбиячеләребез үзләренең бар көчен куя. Алардан чыдам, көчле рухлы шәхес тәрбияләү өчен, никадәр тырышлык кирәген үзләре генә белә. Нинди эшләр башкаруга карамастан, әллә инде татар халкына хас тыйнаклык, әллә инде бу хезмәтнең көндәлек гадәти эшкә әверелгәнлеге аркасында, тәрбиячеләр мактанырга яратмый, әкрен генә үз бурычларын үти бирәләр. 

Бүген мәктәпкәчә белем бирү оешмалары алдында торган бурычларның иң мөhиме — балаларны җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзалары булып җитешерлек рухи-әхлакый үсешенә нигез салу, иҗади сәләтләрен ачу һәм камилләштерү, кызыксыну һәм омтылышларын тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр, ягъни баланың hәрьяклы үсешен тәэмин итә торган белем тирәлеге булдыру. Шуңа да тәрбияче төркемдә предметлы-үстерешле мохит оештыра. 

34нче санлы балалар бакчасында киләчәк буынны төрле яклап үстерүгә, ныклы шәхес итеп тәрбияләүгә барлык шартлар да тудырылган. Тәрбиячеләр балаларның һәвәслеген үстерүгә дә зур игътибар бирә. Биредә әби-бабаларыбызның элекке гореф-гадәтләрен чагылдырган музей, спорт hәм музыка заллары, өч логопед төркеме, психолог кабинеты, кышкы бакча, бассейн бар. Өстәвенә балалар бакчада инглиз теленә, биергә, шахмат уйнарга өйрәнәләр. 

Тәрбиянең төп асылы — балалар бакчасы белән гаиләнең бердәмлегендә, шуның өчен дә әлеге хезмәттәшлек үзара бәйләнеп, үрелеп бара. Балага бердәм таләпләр куеп эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешергә, аның hәрьяклап үсешен тәэмин итәргә мөмкин. Бу фикерне әти-әниләребез hәм тәрбиячеләребез тулысынча хуплый һәм җиң сызганып, балаларның яшь организмын ныгыту, сәламәтләндерү, аларны чыныктыру, сөйләм телләрен үстерү, дөрес тәрбия бирү өстендә эшли, гомумән алганда, әдәпле, игелекле, гадел, рухи hәм физик яктан сәламәт, зыялы шәхес буларак эш итә алучы ирекле зат тәрбияләргә тырыша.

Гөлнас ВӘЛИӘХМӘТОВА, 34нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев