Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Түбән Кама» милли паркының Малый бор тыюлыгында пластикны кабул итүче экопункт эшли башлады

Экопунктта пластик шешәләрне кабул итү өчен махсус автоматлар һәм чүп-чарны аерым җыю өчен контейнерлар урнаштырылган.

Малый бор тыюлыгы территориясендә «Заповедное Посольство» хәйрия фонды проекты кысаларында гамәлгә ашырылган экопунктны ачу тантанасы булды.

Яңа мәйданчык бирегә килүчеләргә калдыкларны аерым җыюның мөһимлеге, шулай ук пластикны кабул итү урыннары һәм эшкәртү ысуллары турында мәгълүмат бирә. Экопунктта пластик шешәләрне кабул итү өчен махсус автоматлар һәм чүп-чарны аерым җыю өчен контейнерлар урнаштырылган.

Ачылу тантанасында Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев һәм «Эссен продакшн АГ» генераль директоры Леонид Барышев катнашты.

— Пластикны җыю һәм утильләштерү проблемасы бүген бик кискен тора, бигрәк тә массакүләм ял итү урыннарында. Тыюлык территорияләренә килүчеләр саны арта, һәм экологик тәртип өчен шартлар тудырырга кирәк, — дип ассызыкладылар чыгыш ясаучылар.

Исегезгә төшерәбез, «Пластик на благо природы» проекты «СИБУР Холдинг» җәмгыяте ярдәме белән оештырылган «Яхшы эшләр формуласы» конкурсында җиңүче булды.

Экопунктны ачу — Малый бор тыюлыгын экологик юнәлештә үстерүнең һәм бирегә килүчеләрдә табигатькә җаваплы мөнәсәбәтен формалаштыруда мөһим адым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев