Түбән Камада 13-15 ноябрь көннәрендә «Кама бризы» фестивале үтәчәк
Быел конкурста катнашу өчен 200 гә якын репортаж, программа һәм видеролик җибәрелгән.
Татарстан Республикасы төбәк телекомпанияләренең бишенче «Кама бризы» («Камский бриз») фестивале 13-15 ноябрь көннәрендә Түбән Камада узачак. Традиция буенча катнашучыларны танылган журналистлардан мастер-класслар һәм иҗади эшләр конкурсы көтә.
Быел конкурста катнашу өчен 200 гә якын репортаж, программа һәм видеролик җибәрелгән. Эшләр биш номинация буенча бәяләнә: мәгълүмати программа, репортаж, алып баручы, видео төшерү сәнгате, «Геройлар» махсус номинациясе. Жюри катнашучыларның эшләрен карап чыкты инде.
«Быел катнашучыларның дәрәҗәсе сөендерә. Телевидение күгендә яңа йөзләр һәм йолдызлар барлыкка килде», — дип билгеләп үтте жюри әгъзасы, «Яңа Гасыр» ТРК генераль директорының мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары Светлана Кадырова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев