Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Түбән Камада югалган 16 яшьлек Валерия Шляпинаны эзлиләр

Кайбер мәгълүматлар буенча, Валерия Чаллыда булырга мөмкин.

«След» эзләү-коткару отряды волонтерлары 2007 елда туган балигъ булмаган Валерия Шляпинаның югалуы турында хәбәр итә.

Иреклеләр мәгълүматлары буенча, кыз Кайманов урамындагы 3 нче йорттан 10 августта 21:00 сәгатьтә чыккан һәм шуннан бирле элемтәгә чыкмый. Аның кайда булуы билгесез.

Югалган кызның билгеләре:

  • Яшь: 16
  • Буй: 165 см
  • Тышкы кыяфәте: коңгырт чәчле, коңгырт күзле, күзлек киеп йөри, борынында пирсинг
  • Киеме: кара бейсболка, кара кофта, кара джинсы, ачык төстә кроссовки

Кайбер мәгълүматлар буенча, Валерия Чаллыда булырга мөмкин.

Халыкка үтенеч:

Әгәр дә сез кызның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булсагыз, ашыгыч рәвештә телефоннар аша хәбәр итегез:

102 (полиция)

8 (917) 261-91-71 (эзлүә-коткару отряды «След»)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев