Түбән Каманың перинаталь үзәген февральгә кадәр дезинфекциягә яптылар
Санитар-гигиена эшкәртү һәм дезинфекция эшләре 19 гыйнвардан 2 февральгә кадәр планлаштырылган.
Түбән Кама район балалар хастаханәсенең перинаталь үзәге планлы дезинфекциягә ябылды. Мәгълүмат медицина учреждениесенең Telegram-каналында барлыкка килде.
«Булачак әниләрнең борчылыр өчен сәбәпләре юк: бу бала табучы хатын-кызлар һәм яңа туган балалар өчен максималь куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән даими чара», — дип хәбәр итә хастаханәнең матбугат хезмәте.
Санитар-гигиена эшкәртү һәм дезинфекция эшләре 19 гыйнвардан 2 февральгә кадәр планлаштырылган һәм СанПиН таләпләренә туры китереп башкарыла.
Дезинфекция үткәрү вакытына:
- Түбән Камада яшәүче хатын-кызларга Яр Чаллыдагы Кама балалар медицина үзәгендә ярдәм күрсәтәчәкләр;
- Зәйдә яшәүче хатын-кызларга — Әлмәттә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев