Тугры остаз
Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышлар башында укытучы торганын һәркем таный.
Әнә шуңа күрә бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә, ирешкән уңышлары турында сүз чыккач, иң беренче булып үзләрен хәреф танырга өйрәткән, зур тормыш юлына чыгарган укытучыларын, остазларын олы хөрмәт һәм ихтирам белән искә алалар.
Ә минем, үз чиратымда исә, "1нче гимназия — Милли белем үзәге«ндә хезмәт куючы ветеран укытучыбыз Әминә Нәҗип кызы Мусина турында әйтеп үтәсем килә. 1983 елда Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаган кызның мөгаллимлек хезмәте Алабуга районы Морт авылында башланып китә. Районның иң зур, иң көчле мәктәбендә эшләү — яшь мөгаллимәнең һөнәри башлангычына үзенең ныклы эзен сала. Сынатмаска, башкалардан калышмаска өйрәнгән тырыш авыл кызы тулаемы белән мәктәп дөньясына чума. Бер үк вакытта күрше авыллардан килгән балалар белән интернатта эшли. Тиздән аның һөнәри сәләтен, балалар белән эшләү осталыгын күреп, башлангыч сыйныфларны укытырга тәкъдим итәләр. Ул ике дә уйламыйча риза була. Коллективта тәҗрибәле укытучыларның булуы да аңа ныклы терәк була. Бигрәк тә ул тормыш иптәше — Марсельнең әнисе, зур ихтирамга лаек булган укытучы Либәбә апаны, башлангыч сыйныф укытучысы Гөлсинә апа Бәшәр кызын җылы хисләр белән искә ала, аларга бик тә рәхмәтле булуын җиткерә.
1985 елда яшь Мусиннар гаиләсе Алабуга шәһәренә күчеп килә. Тормыш юлын белем һәм тәрбия бирү белән башлап җибәргән мөгаллимә калада да үзе сайлаган һөнәргә тугры булып кала. 39 еллык хезмәт юлында яшь буынга белем нигезләрен сала, тәрбиянең асылына төшендереп, илебезнең лаеклы ул-кызларын тәрбияли. Россия һәм Татарстан республикасының Мактау кәгазьләре, Хезмәт ветераны исемнәренә ия булуы да аның тәҗрибәле, тырыш, талантлы мөгаллим булуы турында сөйли.
Бүгенге көндә дә ул тормыш иптәшенең ныклы терәгендә балаларына үрнәк әни, оныкларына дәү әни, укучыларына һәм әти-әниләренә яраткан мөгаллим, коллегаларына тәҗрибәле хезмәттәш булып, һөнәри юлын дәвам итә. Белем һәм тәрбия бирү системасында алга, бары тик алга атлый.
Миләүшә ШАКИРОВА,
«1нче гимназия — Милли белем үзәге» китапханәчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев