Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Удмуртия артистлары Алабугада булып китте

Татар һәм рус милли киемнәреннән кызлар бавырсак һәм ак күмәч белән аларны каршы алды.

Удмуртиянең «Халык моңнары» халык уен кораллары ансамбле һәм гармунчылары безнең гүзәл шәһәребез мәдәнияте белән танышырга теләп, кунакка килде һәм үз сәнгать үрнәкләрен алабугалыларга бүләк итте.

Августның 28ендә, яңгырлы көн булуга карамастан, Удмуртиядән килүчеләрне Алабуга җылы кабул итте — шәһәргә керү юлында аларны ипи-тоз белән каршы алдылар.

Ансамбль кешеләрен районыбызның Мәдәният идарәсе җитәкчесе Диләрә Камалова сәламләде. Татар һәм рус милли киемнәреннән кызлар бавырсак һәм ак күмәч белән аларны каршы алды. 

Бу очрашу «Түгәрәк уен» XV Бөтенроссия татар фольклоры фестивале һәм 28еннән 30 августка кадәр үткән «Уйнагыз, гармуннар!» Республика халык сәнгате фестиваль-бәйрәме барышында узды.

— Ел саен без Казанга халык иҗаты фестиваленә барабыз. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы программаны безне, Удмуртиядән кунакларны, Алабугада кабул итәрлек итеп төзеде. Бүген без ансамбль белән Балезин районының Кестым авылыннан килдек, анда татар халык тарихын саклыйлар. Без ел саен Казанның халык сәнгате фестиваленә барабыз. Безнең белән бергә Сарапул гармунчылары да килде. Максатыбыз — иҗади хезмәттәшлегебезне үстерү, — дип сөйләде Удмурт Республикасы татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Рафилә Рәсүлева.

Россиянең барлык өлкәләреннән иҗат коллективлары Казандагы бәйрәм чараларына катнашу алдыннан, алар Татарстан районнарында булып, җирлекләр тарихы белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев