Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Укытучы эше — яшәү рәвеше

Укытучы! Изге һөнәр ияләре диясе килә алар турында. 

Ирексездән, беренче укытучым Камал апа искә төшә. Үзе таләпчән, үзе әнием кебек ягымлы. Безне хәреф танырга, укырга, язарга өйрәтте. Кызганыч, без өченче сыйныфта укыганда, ул бакыйлыкка күчте. Шуннан соң безне үзе шаян, үзе кырыс Йосыф абый Сафин укытты. Ул — 45 ел гомерен балаларга багышлаган атказанган укытучы! Мамадыш районы Югары Яке мәктәбенең 4-5нче сыйныфларында әнием Зәкия Әхкам кызы, Кадрия апа Хәбибрахманова, Рәмзия Габделхак кызы белем бирде. Бу еллар кызыклы чор булып күңелдә калган. Рәмзия апаның безнең сыйныфны бердәм, тату итү өчен төрле чаралар үткәрүен һич онытасым юк.Үзе чибәр, яшь укытучының энергиясе ташып тора иде. Аның дәресләрендә рус теленә мәхәббәт уянды һәм мин рус теле мөгаллимәсе булу турында хыяллана башладым.

Аннан соң миңа 6нчыдан 10нчы сыйныфка кадәр Мамадыш шәһәренең беренче санлы мәктәбендә укырга туры килде. Директорыбыз Галия Җиһаншина, соңрак Дәүләтҗан Шакир улы булды. Икесе дә — искиткеч кешелекле, белемле. Икенче әниебез — Асия Зиннәт кызы, һәрберебезне кайгыртучан, бөтен борчуларыбызны белешә, һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер укытучы иде. Шуңа күрәдер, әти-әниемне сагыну да басыла төште. Безгә белем бирүдә Мәснәви Гали улы, Разин Әхәт улы, Рәшит Гали улы, Ираида Акмал кызы, Нурия Юныс кызы, Шәмсенур Мифтах кызы, Зәйтүнә Дәүләт кызы, Валентина Петр кызы, Тамара Василий кызы көчләрен кызганмады. Алар олы тормышыбызга нигез салды, юл күрсәтте. 

Язмыш юллары мине Алабуга педагогия институты филология факультетының рус-татар бүлегенә алып килде, биш ел сизелми дә үтеп китте. «Уку — энә белән кое казу», ди бит халык.Чыннан да, бу шулай, ләкин яхшы укытучылар булганда, белем алу да кызык бит ул! Безгә Сания Гата кызы, Леонид Шәйсолтан улы, Энесса Абдулла кызы, Әлфия Хаммат кызы, Рим Гарип улы, Елена Әхмәт кызы, Филүс Гатип улы, Мөнир Миңнулла улы, Хәлил Хәлим улы, Дания Әбүзәр кызы, Нәиб Назар улы, Әлфинә Таһир кызы кебек таләпчән укытучылар төпле белем бирде, укыту серләренә төшендерде. 

Уку йортын тәмамлагач, 1991нче елның августында Мамадыш районының Югары Яке мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып билгеләндем. Әнием, энем, туганнан туган абыем Илгиз Йосыф улы, сыйныфташым Миннури Васил кызы белән бергә эшләдек. Андагы хезмәт еллары шулай ук бик яхшы тәэсирләр генә калдырды. Бердәм, дус, тырыш коллектив идек. Бөтен районкүләм мәдәни, спорт чараларында катнашырга, авылларда спектакльләр куярга да вакыт таптык. 

1993нче елда кияүгә чыккач, гаиләм белән Алабуга каласына күчендек. Шәһәр мәктәбе авылныкыннан үзгәрәк инде! Бераз кыен булды, әмма монда да 9нчы мәктәпнең яхшы коллективы, директоры Ривал Исмәгыйль улы, директор урынбасарлары Земфира Кәрим кызы, Фәүзия Касыйм кызы һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер торды. Татар теленнән әсбаплар, методик кулланмалар да бик аз иде әле. Мәгариф идарәсеннән Роза Гаяз кызы, Гөлфия Габделхак кызы да һәрдаим методик ярдәм күрсәтте. Хәзерге вакытта бу эш Айсылу Әхсән кызы җитәкчелегендә дәвам итә. 

1996нчы елдан шәһәребезнең 10нчы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам. Монда беренче остазларым: җитәкчебез Роза Котдус кызы, милли эшләр буенча директор урынбасары Мәдинә Нурулла кызы, Гөлсинә Миңнемулла кызы булды. Аларга рәхмәтем чиксез зур! Мәктәбебездә югары белемле, компетентлы, үз эшенең остасы булган укытучылар эшли. Хәзерге вакытта биредә милли эшләр буенча директор урынбасары Гөлнара Халис кызы җитәкчелегендә14 татар теле һәм әдәбияты укытучысы белем бирә. Алар телләрне, гореф-гадәтләрне саклауга, милли тәрбия бирүгә зур өлеш кертә. 
Укытучы эше — һөнәр генә дә түгел, ул — яшәү рәвеше дияр идем мин. Укытучы гомере буе укый, эзләнә, уйлана, заман таләпләренә туры килергә тырыша. Аның өчен иң мөһиме — дан да, шөһрәт тә түгел, аның өчен иң мөһиме: тәрбияле, белемле укучылар һәм аларның тормышта үз урыннарын табулары. Укытучылар көне белән котлап, үземнең укытучыларыма ихлас рәхмәтемне әйтәсем килә. Безнең күңелләрдә игелеклек, намуслык, тырышлык орлыкларын чәчүләре өчен алар алдында баш иям. Барлык укытучыларны бәйрәм белән котлыйм! Сәламәтлек, бәхет, шатлык, хезмәтегездә уңышлар телим. Хезмәтегез авыр, ләкин кирәкле һәм хөрмәткә лаек!

Килгән чакта башка авырлык, 
Җитми калса көч я сабырлык, 
Сиздермичә ярдәм иткәнсез, 
Сез — иң гүзәл кеше икәнсез!

Рәмзия МИНҺАҖЕВА, 10нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев