Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Укытучы, депутат Данияр Нуриәхмәтов: «Спортта бирешмәүчеләр — тормышта да бирешми»

Ничек рәхәт! Синең хезмәтеңә Чын күңелдән «Рәхмәт!» дисәләр. Вөҗданың пакь, намусың саф булып, Хезмәтеңә башын исәләр.

Гомерен туган авылына, мәктәбенә багышлаган шәхесләр бик күп түгел бүгенге көндә. Укытучыбыз Данияр Нуриәхмәтов та — югары уку йортын тәмамлап, үзенең туган авылы Мортта хезмәт куя торган шәхесләрнең берсе.

Уртача төз буй-сын, җитез хәрәкәтләр, бихисап укучыны алга әйдәгән ышанычлы адымнар. Тәвәккәллеккә омтылыш кирәклеген белдереп, ышаныч уятып карый белгән, янып торган күзләр, үткен караш, сизгер күңел... Гади һәм эчкерсез булган өчен дә үз итә, ахры, укучылар физкультура укытучысы Нуриәхмәтов Данияр Шәкүр улын. Сирәк була шул мондый сыйфатларның барысын берьюлы туплаган остазлар.

Укучыларның уңышлары укытучының осталыгыннан тора. Данияр Шәкүр улының да укучылары күпсанлы ярышларда, конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулый. Волейбол, баскетбол, өстәл теннисы буенча зона, республика ярышларында җиңүче булганнар алар. Ярышларга әзерләү укытучыдан күп көч, сабырлык, осталык сорый. «Спорт җиңел генә бирелми. Ул көчле, артка чигенми торган, максатчан кешеләрне ярата. Спортта бирешмәүчеләр — тормышта да бирешмәячәк. Шуңа күрә, физкультура белән шөгыльләнегез, спортны яратыгыз!» — ди язмабыз герое.

Сыйныф җитәкчесе буларак та, физкультура укытучысы төрле акцияләрдә, конкурсларда катнаша, укучыларын да җәлеп итә. Әти-әниләр белән дә уртак тел таба, балаларын тәрбияләүгә дөрес юнәлеш бирә.

Хезмәт нәтиҗәсе буларак мөгаллим Алабуга муниципаль районы башлыгы һәм Татарстан Мәгариф министрлыгы тарафыннан күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән, ә 2006 елда намуслы хезмәте һәм мәгариф системасын үстерүгә керткән зур өлеше өчен «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнә.

Данияр Шәкүр улы — якты шәхес. Ул Морт авыл җирлеге депутаты, Морт төп гомуми белем бирү мәктәбенең профсоюз комитеты рәисе, шулай ук сәхнә кешесе дә. Авылыбызда уза торган милли бәйрәмнәрдә аның өстеннән татар халкының милли киеме төшми: театрда рольләрне башкаручы да, мәзәк-сүз остасы да, егетләр кебек җиңел итеп биюче дә, җыр-моңга гашыйк кеше дә...

Кеше яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә Сезнең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер олы Кешегә әверелә. Данияр Шәкүрович, сез дә бүген, тормыш иптәшегезнең, яраткан кызларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе булып, гомер кышыгызга аяк басасыз.

Үз эшенә бирелгән, балаларда сәләтне күреп, аны камилләштергән, әле алай гына да түгел, биек үрләргә рухландырып, зур максатларга ирешүдә гел таяныч булган Данияр Нуриәхмәтов кебек укытучылар күбрәк булса иде.

Иң изге теләкләр белән Морт мәктәбе коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев