Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Укытучы исемен горур йөртә

Укытучы... Бүген галим дә, ташчы да, иген игүче дә олы исемең алдында баш ия, чөнки теләсә кайсы һөнәргә юл башы синең фидакарь хезмәтең нәтиҗәсендә салына.

Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне
Сорасалар, багышларга кемгә, диеп,
Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән
Укытучыга, дияр идем, башым иеп.
Лена Шагыйрьҗан

Син дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзеңә туплагансың. Киң күңеллелек, тырышлык кешеләргә чиксез мәхәббәт, синдәге сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Юкка гынамы сине әниләребез белән тиңлибез. Укытучы һөнәрен сайлау — тынгысызлык, эзләнү юлын сайлау, үз-үзенә һәм башкаларга искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлын сайлау дигән сүз ул.

Бу язмам да үзенең тормышын яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган, эшеннән ләззәт табып эшләүче ихтирамга лаек укытучыбыз — Әхмәтшина Айгөл Фаукат кызы турында булыр.

Айгөл Фаукат кызы тумышы белән Мамадыш районының Рәхмәтулла Аланы дип аталган кечкенә бер авылдан. Туган авылында мәктәп булмау сәбәпле, белемне аңа күрше Түбән Сөн авылы мәктәбенә йөреп алырга туры килә.

Тәүге тапкыр хәреф танырга, язарга, ә соңыннан укырга, санарга өйрәткән, серле белем дөньясына алып кергән беренче укытучысы кечкенә Айгөлдә мактаулы хезмәткә карата кызыксыну уята. Әнә шул балачак хыяллары, 9 сыйныфны тәмамлаганнан соң, 14 яшьлек кызны Казан педагогия көллиятенә китерә. Айгөл Фаукат кызы дүрт ел дәвамында башлангыч сыйныф укытучысы һөнәрен үзләштергәч, кулыма кызыл диплом алып, борынгы Алабуга шәһәренең икенче мәктәбендә мөгаллимлек хезмәтен башлап җибәрә. Шул ук вакытта читтән торып, Алабуга дәүләт педагогика университетының татар филологиясе факультетын тәмамлый.

Менә 26 ел дәвамында Айгөл Фаукат кызы хөрмәткә лаек булган туган тел һәм әдәбият укытучысы хезмәтен бик яратып башкара. Бүгенге көндә ул «Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексы укучыларына ана теленнән белем һәм тәрбия бирә. Аның дәресләре җанлы атмосферада уза, инновацион технологияләрдән бик оста файдалана. Айгөл Фаукатовна һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итә, аларда милләтебезгә, халкыбызга карата хөрмәт хисләре тәрбияли, татар халкының бай мирасын, гореф-гадәтләрен өйрәтә, күренекле шәхесләре турында һәр укучының йөрәгенә җиткерә.

Айгөл Фаукат кызы — заман белән бергә атлаучы укытучы. Узган уку елында «Ел укытучысы — 2023» бәйгесендә катнашып, икенче урын яулады. Бөтенроссия туган тел hәм якшәмбе мәктәпләре укытучылары бәйгесенең муниципаль этабында җиңүче, ә йомгаклау этабында беренче унлыкка керде.

Айгөл Фаукатовна үз эшенең нәтиҗәсе яхшы булсын өчен бөтен күңелен биреп эшли. Кирәк икән, ул артист, рәссам, шагыйрь дә була. Дәрестән тыш татар телендә театр түгәрәген алып бара. Айгөл Фаукат кызы укучылары белән Г. Камалның «Беренче театр», А. Шакирҗанованың «Кыш бабайга хат» пьесаларын тамашачыларга тәкъдим итте. Һәр баланың кечкенә генә булса да сәләтен күреп, аны үстереп, балада үз-үзеңә карата ышаныч тудыра, һәр балага шәхес буларак формалашуга ярдәм итә.


Хөрмәтле Айгөл Фаукатовна! Нарасыйлар күңеленә сез чәчкән игелек орлыклары шытымнар бирсеннәр, үссеннәр иде. Тынгысыз һәм катлаулы, әмма изге һәм абруйлы хезмәтегездә уңышлар гына юлдаш булсын.

Надежда СЕМЕНОВА, «Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексының туган тел укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев