«Ун ел балалар дип түздем» — Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдинов аерылышкан
«Башка түзә алмыйм», — дип язган Ильмира.
Җырчы Ильмира Нәгыймова ире белән аерылышкан. Бу турыда ул инстаграмда хәбәр итә.
«Дуслар, күңелемдә нәрсә булганын белсәгез. Башка түзә алмыйм... Сабырлыкның да чиге бар... Без Руслан белән аерылдык. Зинһһар сорамагыз ни булды дип. Ун ел балалар дип түздем, башка түзә алмыйм! Бәхет кенә телим.
Бәлки язарга да кирәк тугелдер. Бик ардым сораулардан», — дип язган ул.
Җырчы комментарийларны сүндереп куйган.
Фото: Ильмира Нәгыймова Инстаграмыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев