Узган атнада Алабуганың ашыгыч ярдәм бригадалары 420 тапкыр юлга чыккан
Шул исәптән, 50 тапкыр алар балалар янына ашыккан.
Узган атнада, 23-29 июнь көнәрендә, Алабуга үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадалары кешеләрнең тормышын саклап калу өчен, 420 тапкыр юлга чыккан, шул исәптән, 50 тапкыр алар балалар янына ашыккан.
Миокард инфаркты белән кабул итү бүлегенә 3 кеше китерелгән, 6 кешене инсульт белән хастаханәгә салганнар. 53 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган.
32 кеше, шул исәптән 15 бала, респиратор авырулардан зарланган. Бер кешене елан чаккан.
Шулай ук узган атнада 6 юл һәлакәте килеп чыккан, аларда 7 кеше зыян күргән, бер бала һәлак булган. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне дә, җәяүлеләрне дә юл кагыйдәләрен үтәргә, юлларда бик игътибарлы булырга чакыра.
Ашыгыч ярдәм бригадаларын узган атнада 21 тапкыр бер сәбәпсез чакырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев