Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Узган атнада Алабуганың ашыгыч ярдәм бригадалары 430 тапкыр юлга чыккан

Шул исәптән, 51 тапкыр алар балалар янына ашыккан.

Узган атнада, 9 июльдән 15 июльгә кадәр, Алабуга үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадалары кешеләрнең тормышын саклап калу өчен, 430 тапкыр юлга чыккан, шул исәптән, 51 тапкыр алар балалар янына ашыккан.

Миокард инфаркты белән кабул итү бүлегенә 3 кеше китерелгән, 9 кешене инсульт белән хастаханәгә салганнар. 50 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган.

37 кеше, шул исәптән 20 бала, респиратор авырулардан зарланган.

Узган атнада 3 юл һәлакәтендә 2 кеше зыян күргән.

Ашыгыч ярдәм бригадаларын узган атнада 47 тапкыр бер сәбәпсез чакырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев