Узган атнада Алабуганың ашыгыч ярдәм бригадалары 471 тапкыр юлга чыккан
Шул исәптән, 65 тапкыр алар балалар янына ашыккан.
Узган атнада, 1 сентябрьдән 7 сентябрьгә кадәр, Алабуга үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадалары кешеләрнең тормышын саклап калу өчен, 471 тапкыр юлга чыккан, шул исәптән, 65 тапкыр алар балалар янына ашыккан.
Миокард инфаркты белән кабул итү бүлегенә 1 кеше китерелгән, 7 кешене инсульт белән хастаханәгә салганнар. 61 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган.
46 кеше, шул исәптән 30 бала, респиратор авырулардан зарланган.
Узган атнада 11 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 16 кеше зыян күргән.
Ашыгыч ярдәм бригадаларын узган атнада 30 тапкыр бер сәбәпсез чакырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев