Узган атнада Алабуганың ашыгыч ярдәм бригадалары 472 тапкыр юлга чыккан
Шул исәптән, 83 тапкыр алар балалар янына ашыккан.
Узган атнада, 14 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр, Алабуга үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадалары кешеләрнең тормышын саклап калу өчен, 472 тапкыр юлга чыккан, шул исәптән, 83 тапкыр алар балалар янына ашыккан.
6 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 8 кеше зыян күргән. Миокард инфаркты белән кабул итү бүлегенә 1 кеше китерелгән, 3 кешене инсульт белән хастаханәгә салганнар. 47 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган.
63 кеше, шул исәптән 45 бала, респиратор авырулардан зарланган.
Ашыгыч ярдәм бригадаларын узган атнада 35 тапкыр бер сәбәпсез чакырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев