Узган атнада Алабуганың ашыгыч ярдәм бригадалары 492 тапкыр юлга чыккан
Шул исәптән, 101 тапкыр алар балалар янына ашыккан.
Узган атнада, 25 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр, Алабуга үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадалары кешеләрнең тормышын саклап калу өчен, 492 тапкыр юлга чыккан, шул исәптән, 101 тапкыр алар балалар янына ашыккан.
5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 кеше зыян күргән. Миокард инфаркты белән кабул итү бүлегенә 3 кеше китерелгән, 2 кешене инсульт белән хастаханәгә салганнар. 45 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган.
56 кеше, шул исәптән 41 бала, респиратор авырулардан зарланган.
Ашыгыч ярдәм бригадаларын узган атнада 321 тапкыр бер сәбәпсез чакырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев