Узган атнада Алабуганың ашыгыч ярдәм бригадалары 500 тапкыр юлга чыккан
Шул исәптән, 135 тапкыр алар балалар янына ашыккан.
Узган атнада, 1 декабрьдән 7 декабрьгә кадәр, Алабуга үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадалары кешеләрнең тормышын саклап калу өчен, 500 тапкыр юлга чыккан, шул исәптән, 135 тапкыр алар балалар янына ашыккан.
Миокард инфаркты белән кабул итү бүлегенә 5 кеше китерелгән, 7 кешене инсульт белән хастаханәгә салганнар. 45 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган.
132 кеше, шул исәптән 86 бала, респиратор авырулардан зарланган.
Дүрт юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән биш кешегә ярдәм күрсәтелгән.
Ашыгыч ярдәм бригадаларын узган атнада 21 тапкыр бер сәбәпсез чакырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев