Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Узган атнада Алабуганың ашыгыч ярдәм бригадалары 506 тапкыр юлга чыккан

Шул исәптән, 112 тапкыр алар балалар янына ашыккан.

Узган атнада, 3 февральдән 9 февральгә кадәр, Алабуга үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадалары кешеләрнең тормышын саклап калу өчен, 506 тапкыр юлга чыккан, шул исәптән, 112 тапкыр алар балалар янына ашыккан.

Миокард инфаркты белән кабул итү бүлегенә 8 кеше китерелгән, 7 кешене инсульт белән хастаханәгә салганнар. 41 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган.

85 кеше, шул исәптән 50 бала, респиратор авырулардан зарланган. 

Ашыгыч ярдәм бригадаларын узган атнада 33 тапкыр бер сәбәпсез чакырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев