Узган атнада Алабуганың ашыгыч ярдәм бригадалары 538 тапкыр юлга чыккан
Шул исәптән, 124 тапкыр алар балалар янына ашыккан.
Узган атнада, 10 марттан 16 мартка кадәр, Алабуга үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадалары кешеләрнең тормышын саклап калу өчен, 538 тапкыр юлга чыккан, шул исәптән, 124 тапкыр алар балалар янына ашыккан.
Миокард инфаркты белән кабул итү бүлегенә 5 кеше китерелгән, 8 кешене инсульт белән хастаханәгә салганнар. 44 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган.
113 кеше, шул исәптән 72 бала, респиратор авырулардан зарланган.
Узган атнада 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, алрда 5 кеше зыян күргән.
Ашыгыч ярдәм бригадаларын узган атнада 31 тапкыр бер сәбәпсез чакырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев