Узган атнада Алабуганың ашыгыч ярдәм бригадалары 573 тапкыр юлга чыккан
Шул исәптән, 113 тапкыр алар балалар янына ашыккан.
Узган атнада, 3 марттан 9 мартка кадәр, Алабуга үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадалары кешеләрнең тормышын саклап калу өчен, 573 тапкыр юлга чыккан, шул исәптән, 113 тапкыр алар балалар янына ашыккан.
Миокард инфаркты белән кабул итү бүлегенә 5 кеше китерелгән, 6 кешене инсульт белән хастаханәгә салганнар. 35 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган.
129 кеше, шул исәптән 59 бала, респиратор авырулардан зарланган.
узган атнада 5 юл һәлакәте теркәлгән, аларда 7 кеше төрле җәрәхәтләр алган.
Ашыгыч ярдәм бригадаларын узган атнада 40 тапкыр бер сәбәпсез чакырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев