Узган атнада Алабуганың ашыгыч ярдәм бригадалары 626 тапкыр юлга чыккан
Шул исәптән, 175 тапкыр алар балалар янына ашыккан.
Узган атнада, 8 декабрьдән 14 декабрьгә кадәр, Алабуга үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадалары кешеләрнең тормышын саклап калу өчен, 626 тапкыр юлга чыккан, шул исәптән, 175 тапкыр алар балалар янына ашыккан.
Миокард инфаркты белән кабул итү бүлегенә 5 кеше китерелгән, 7 кешене инсульт белән хастаханәгә салганнар. 53 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган.
209 кеше, шул исәптән 128 бала, респиратор авырулардан зарланган.
8 юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән 12 кешегә ярдәм күрсәтелгән. Бер кеше янгында зыян күргән.
Ашыгыч ярдәм бригадаларын узган атнада 34 тапкыр бер сәбәпсез чакырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев